Азат Фазлыевка: «Гаиләнең  хәле бик авыр...»
Шоу-бизнес

Азат Фазлыевка: «Гаиләнең хәле бик авыр...»

Җырчы аянычлы хәбәр җиткерде.

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләләре белән Мәскәүгә сәяхәткә бардылар. Башкалада вакытта аларга авыр хәбәр җиткергәннәр. 

Азатның сыйныфташы Гөлназ гаиләсе белән юл-транспорт һәлакәтенә очраган. Гаилә машианада ял итәргә бара торган булган. Ставрополь өлкәсендә һәлакәт килеп чыккан.

«Әлегә авариянең төгәл сәбәпләрен дә, сыйныфташымның хәлләрен дә белмибез. Әмма гаиләнең  хәле бик авыр диделәр. Кайсысыдыр комада, бик күп яралар алганнар», – ди җырчы үзенең социаль челтәрләрендә.

Җырчы язылучыларын мөмкинлекләреннән чыгып дусларына ярдәм итәргә чакыра.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига балалар юл-транспорт һәлакәте Азат Фазлыев

Нет комментариев