Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Баянчы Фәнилә Салихова: «Балаларым мине интернетта танытты»

«Хәзер мине Төркиядә, Казахстанда, Финляндия һәм башка чит илләрдә дә беләләр», - ди ул.

Шәһәрдәшебез, гармунчы Фәнилә Салихова ике ул үстерде. Аңа аларны тәрбияләргә, олы тормыш юлына бастырырга әнисе һәм сеңлесенең гаиләсе ярдәм иткән.  

«Артур – 1987, Илнур 1990 елгы.  Икесе дә 44нче мәктәптә укыдылар. Артур бәләкәй чакта ябык иде. Бармаклары да нечкә генә иде. Бу авыр физик эшләр башкара алмас дип, юрист итмәкче булдык. Юридик техникумга керттек. Әмма бер ел укыгач, «Бу минеке түгел», – дип китте. Икесе дә баян тавышын, җырлауны ишетеп, биеп  үстеләр. Артур җырга тартылган кебек иде. Алабуганың мәдәни-агарту училищесының оркестр бүлегенә керде, аннары Казан мәдәният институтын тәмамлады. Җырлаганын күреп Артурны концертларда катнаштыра башладым. Татарча сөйләргә, җырларга өйрәттем.

Алабугада укыганда ул Сарман кызы Алия белән танышып, 21 яшендә өйләнде. Ике малай бер кыз үстерәләр. Тырышып, матур гына  яшәп яталар. Алия 15 еллап «Земляничка» балалар театрында хореограф булып эшли.

Артур популяр алып баручы, җырчы, Аллаһка шөкер. Улы Камил футбол белән шөгыльләнә. «Музыкага да тартыла башлады», – диләр. Ләйлә бии. Әлегә аны аңлап булмый. Самир футболга ныклап кереп китте.

Икенче улым Илнур кечкенәдән үк компьютер белән мавыкты. Без концертлар куйганда тавыш операторы булып аппаратура артында утырды. 9 класстан соң КАМПИның техникумына керде, аннары КАМПИны тәмамлады. Институтта Чаллы кызы Альбина белән танышты, гаилә кордылар. Кулга-кул тотышып, тормышларын алып баралар, үзмәшгульләр. Уллары Радмир 2 сыйныфта укый. Альбина белән Илнур минем җырлаганны интернетка куеп, иҗади канал ачтылар. Бүгенге көндә 7000 язылучым бар. Мине Россииядә генә түгел, чит илләрдә дә тыңлыйлар.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

16

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәнилә Салихова Артур Салихов