Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бакча алганнар

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры артистлары Фирдүс Сафин һәм Зөлфия Галиуллинаның никахы булды.

Кәләш никахына гадәти ак күлмәк түгел, салат төсендәге күлмәк кигән. “Мин үземнең образым турында озак уйладым. Никахыбызны шоуга әйләндерәсем килмәде. Шуңа күрә татар милләтенә хас булган тыйнак һәм зыялылыкны сайладым”, - диде Зөлфия. 
Талантлы артистларның никахы гомерле булсын. Яшь гаилә никахтан соң ширбәт аена чит илгә китмәде. Алар Чаллыдан ерак түгел генә, ташландык бакча сатып алганнар. Җәйге ялларын бакчаны тәртипкә китерүгә багышларга булганнар. Яшьләр бакчаны җыештырып, су керткәннәр, канализация торбасы сузганнар.

 

Фото З.Галиуллинаның Инстаграм битеннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы