Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Бәдрәф өчен штраф түлисең килмәсә...

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә күршеләреннән аккан юынтык суларга, начар исләргә зарланучылар артты. Аларга кагылышлы махсус санитар нормалар барлыгын әле күпләребез белмидер дә. Бу таләпләрне үтәмәгән очракта акчалата җәза дә каралган. Шуңа да бәдрәфне корылмалардан һәм коммуникацияләрдән (шул исәптән күршеләреннән) законда билгеләнгән арада, рөхсәт ителгән урында урнаштыру мөһим. Бакча сезоны башланганчы бу хакта искәртеп үтү бик тә урынлы булыр.

"Гражданнарның бакчачылык  берләшмәләре территорияләрен, биналар һәм корылмалар төзү һәм планлаштыру" кагыйдәләре җыелмасы нигезендә (СП 53.13330.2019), септик (юынтук су җыелу урыны) белән күрше кишәрлекнең законлы арасы 2 метрдан да ким булмасын. Кое яки торак йортка кадәр ара кимендә 8 м булырга тиеш. Ә менә күрше участокта урнашкан йорт диварларыннан бәдрәфне 12 м дан читтәрәк урнаштыру кирәк.

Чокыр су үткәрми торган булырга тиеш, аңа грунт сулары үтеп кермәсен. Чокырны кимендә ярты елга бер чистартып тору да зарур. Септиклардагы су чистартуның барлык стадияләрен үтәргә тиеш.

Санап үтелгән нормаларның берсе генә булса да үтәлмәсә, шулай ук участокта бәдрәф урнаштыру кагыйдәләре бозылган очракта, әлеге бакча хуҗасы 5000 сумга кадәр штраф алырга мөмкин.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев