Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

«Бер ел үтте дә китте. Үлгән кебек тә түгел...»

Җырчы Фән Вәлиәхмәтовның хатыны белән әңгәмә.

Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты, тальянчы Фән Вәлиәхмәтовның арабыздан китүенә бер ел тула. Хатыны Светлана ханым белән элемтәгә кереп, хәлләрен белештек, татар дөньясын моңлы җырчысыз калдырган 12 октябрь көнен искә төшердек.
– Шикәр чире, кан басымы кебек чирләр белән интексә дә, авыруын кешегә сиздермәде.  Әмма җанын әрнеткән вакыйгаларга нык борчыла иде. Узган елның 9 октябрендә Тәтешлегә Әнгам Атнабаевны искә алу кичәсенә барды. Аннан бик борчылып кайтты.  «Атнабайны искә алырга килүчеләр аз булды, бөтен артистлар Салават Фәтхетдиновның әнисен озатырга киткән (Шул көнне Тәкълимә апа вафат булды)», – дип өзгәләнде. Моның өстенә өч көн сару кайнаудан җәфаланды. Фестал, кефир эчте. 12се иртән торды, кан басымын, шикәр күләмен тикшерде. «Шикәр 15, даруның файдасы юк, инсулинга күчәргә кирәк», – диде. Озак кына кырынды, юынды, ботка ашап кереп ятты. Гадәти көн кебек. Аннары бераздан улыбыз Румзанга: «Мунча керәсем килә, як әле», – диде. Мунча кичке 5кә әзер булды. Башта мин юынып кайттым, аннары алар китте. Фән озак кына ләүкәдә утырган, әмма бик яратса да, ул көнне чабынмаган. Мунчадан үз аягында кайтты. Мин чәй әзерләп көтеп тордым. «Сез иркенләп чәй эчегез», – дип, мин «Великолепный век» киносын карарга башка бүлмәгә кердем. 15 минуттан соң улым: «Әти әллә нишләде», – дип килде. Аш бүмәсенә керсәм, башын иеп утыра. Ул үләм дип,  мине  еш кына шулай кыланып куркыта иде. Шуңа күрә: «Кыланма әле», – дип янына бардым.   
– Бу юлы чынлап...
– Бу юлы шаяртмаган булып чыкты. Румзан тиз генә ашыгыч ярдәм хезмәтен чакырды. Табиблар тиз арада килеп, кан басымын үлчәделәр, ул төшеп беткән. Укол кадагач, йөрәге эшләп китте һәм аны хастаханәгә алып киттеләр. Шунда ук реанимациягә салганнар, улыбыз озата барды. Кичке тугызынч яртыларда: «Улым, әтиеңнең хәле ничек?» – дип шалтыраттым. Ул  сүзсез торды да: «Әти китте», – диде. Без көтмәгәндә Фәнсез калдык…

Тулы язманы «Шәһри Чаллы»ның «Пятачок» кушымтасыннан укырсыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Зифа Нагаева хәтер мәңгелек үлем-китем Фән Вәлиәхмәтов