Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова: «Ирем белән аерым йоклыйбыз!»

Аранжировкалар остасы Марат Мухинның тормыш иптәше, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрләрдәге язылучыларының сорауларына җавап бирде.

– Яңа төзелеп килә торган йортыгызда ике йокы бүлмәсе була икән: берсе сезнеке, икенчесе – ирегезнеке. Бу дөресме? 

– Мин бик сизгер йоклыйм. Ә Марат йоклаганда һәрвакыт гырлый. Алайга китсә, Марат бер яктан икенче якка борылып ятканда да, уянам мин. Хәтта матрас селкенеп китсә дә, күзләрем шар булып ачыла. Бер уянам икән, кире йоклап китә алмыйча азапланам. Минем өчен иң мөһиме: йокы бүлмәсендә кап-караңгы булырга тиеш, ә Марат, киресенчә, яктылык ярата. 

Кыскасы, төн – минем өчен йоклау өчен. Әгәр дә сыйфатлы йокы телим икән, мин аны булдырачакмын. Марат белән бергә яши башлаган елларны хәтерлим: үземне пешеп бетмәгән яшелчә кебек хис итә идем, һәрвакыт ачулы һәм тиз кабынып китүчән булдым. Бу барысы да төнлә йокламаганга! 

Тагын шунысы бар: кызым Амира белән авырлы булганда, мин дә төнлә гырлый башладым. Артык авырлык булгангадыр дим. Роддомнан чыккач, без өчәү йоклый башладык. Шунда Марат мине гел уята иде, имеш, мин аңа йокларга комачау итәм. Менә анда психым чыга иде! Бер яктан Амира йокларга ирек бирми, икенче яктан Марат борчый... Шунда ул безнең белән ике төн генә кунды да, үзенең кабинетына күчте. Шуннан соң бетте! Бергә йокламый башладык. Хәзер үз өебезне җиткерәбез: анда ике йокы бүлмәсе булачак! – дигән Гөлия.  

фото: Гөлия Вәлиәхмәтованың социаль челтәрдәге аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев