Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Блогер Рөстәм Нәбиевка: «Казарма ишелеп сине үтермәде, тормыш үзенекен итәчәк – үләчәксең син!»

Омскта казарма ишелү нәтиҗәсендә гомере өзелгән солдатларның туганнары блогерга хат язган.

12 июль - Омск шәһәрендә казарма ишелгән көн. Исегезгә төшерәбез, анда 24 солдат гомере өзелде, 21се кеше тән җәрәхәтләре алды. Таш хәрабәләр астында калып, Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев та ике аягын югалтты. 

Фаҗига булганга 8 ел үтте. Әлеге коточкыч көнне искә төшереп, Рөстәм социаль челтәрләрендә пост урнаштырды. 2017 елда аңа казармада һәлак булган солдатларның туганнары үзәккә үтәрлек хат җибәргән. "Буй җиткән газиз улыңны вәхшиләрчә үтергәч, барысын да аңларсың. Сиңа әле хатыныңны тотып каласың бар. Шул вакытта ялгызлык, кайгының нәрсә икәнен тоярсың. Казарма сине үтермәде, тик тормыш барысын да үз урынына куячак", - дип язганнар.  

Рөстәм Нәбиев үзен гаепле кеше сыман тоя. “Мин исән калдым, ә 24 кеше – юк", - ди ул. Тик Рөстәм Нәбиев аларны гаепләми. “Минем өчен Ходай Тәгалә барысын да хәл иткән, әмма миңа бу барыбер җиңеллек китерми”, – ди блогер. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев