Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Блогер Рөстәм Нәбиевның хатынын тәнкыйтьләп чыктылар

«Купальник җитешсезлекләрне яшерергә тиеш. Ә монда бөтен майлары күренә» дип тә язучылар бар.

Башкортстан блогерлары Рөстәм Нәбиев тормыш иптәше Индира белән еш кына диңгез буенда ял итәләр. Күптән түгел алар Мальдив утрауларында булдылар. Диңгез буенда матур видео төшереп, социаль челтәрләргә элделәр. Тик ул соклану урынына, шау-шу куптарды. Нәбиевлар гаиләсен күзәтеп баручыларга Индираның купальнигы, буй-сыны, ачык киемдәге фотолары ошамады.

«Купальник буй-сынына туры килми. Һәркемнең үз эше. Әмма көтелмәгән хәл, күңелем кайтты», – дигән берсе. «Шуңа күңелегез төштеме? Әкәмәт! Миңа шәхсән кеше киеме, буй-сынының кирәге юк. Аның өчен кәеф төшереп утырырга», – дип җавап язды Рөстәм хатынын яклап. 

«Индира тырыша, әмма матур буй-сын булдыруга ирешә алмый әле», «Стилист белән киңәшләшергә инде, купальник җитешсезлекләрне яшерергә тиеш. Ә монда бөтен майлары күренә», – дигән язулар да калдырдылар социаль челтәрләрдә. 

Индира да җавапсыз калмады. "Идеаль фигура дип янып-көеп йөрүчеләр бармени соң әле? Мин инде күптәннән мондый мода юк дип белә идем! Әйтергә теләгәнем: үзегезне ничек бар, шулай яратыгыз һәм хөрмәт итегез. Беркем белән дә чагыштырмагыз. Безнең тормышта бернәрсә дә идеаль түгел – шуны аңлагыз. Кешене сөйләп, көнләшеп яшәргә кирәкми!" – диде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев