Чаллы кызы җырчы Мирзаяновларны шаккаттырды
Сорауларга русчалы-татарчалы җавап биргән кызчык Алмазга кушылып җырлый башлады.
Чаллы узган «Шәһри Чаллы»дан – пятачок!» концертында Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар чыгышы вакытында сәхнәгә көтелмәгән кунак чыкты. Бер кызчык җырчыларга записка китерде. Алмаз шунда ук алып укыды. «Сезнең җырлар кергән флешка миңа да бармы, сатып алыр идем» дип язылган. Егетләр каяндыр чемоданның бер эчке кесәсеннән флешка табып алып чыккан арада Алмаз кызчык белән сөйләшеп алырга булды. Аннары, әйдә, бергә җырлыйбыз дип, «Туган тел»не башлап җибәрде. Ни гаҗәп, сорауларга русчалы-татарчалы җавап биргән кызчык Алмазга кушылып җырлый башлады. «Карале, яттан белә икән!» диеште берәүләр. Чыннан да, бу бик соклангыч күренеш иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев