Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллы җырчысы тагын бер кафе ача

«Максатыбыз - кешеләргә туклыклы ризык ашату», - ди ул.

Җырчы Лия Шәмсина тормыш иптәше, музыкант Артур Маузер белән Чаллыда тагын бер хәләл кафе ачарга җыена. Ул «Арзан» сәүдә үзәгендә булачак. 
Хәзерге вакытта биредә ремонт эшләре бара. Кафены рамазан ае тәмамлангач ачарга планлаштыралар. 

– Кафе «Татлы» дип аталачак. Без бу исемне бик озак эзләдек. Ул истә калырга җайлы һәм кыска булырга тиеш. Артур бер татар теле укытучысыннан да ярдәм сорады. Ул «Татлы»дан да яхшырак исем таба алмассыз дигән. Без шәһәрдәшләргә кулай бәядән зур порцияләр тәкъдим итәбез. Максатыбыз кешеләрнең кесәсен бушату түгел, аларны туклыклы итеп ашату, – ди Лия Шәмсина. 

Мәгълүм булганча Лия ире белән 2021 елда «Чаллы Яр» мәчетендә «Чорсу» чәйханәсе ачкан иде. Тагын шул исемдәге ике чәйханәне җырчының әтисе, эшмәкәр Ринат Шәмсин җитәкли. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Артур Маузер Лия Шәмсина