Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Чаллыга фатир алыр өчен килдем»

«Йолдызлы мизгел» тапшыруында кунакта Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзенчәлекле тавыш иясе, шәһәрдәшебез Илсөяр Зарипова булды.

«Йолдызлы мизгел»нең чираттагы кунагы – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, үзенчәлекле тавыш иясе, шәһәрдәшебез Илсөяр Зарипова.

– Илсөяр ханым, иҗат өлкәсендә кемнәр фикеренә колак саласыз?
– Гөлзада Мөхәммәтовна (Рзаева) белән еш киңәшләшәм, хезмәттәшләрем белән.
– Сез Әлмәт ягыннан. Ни өчен Чаллыга килергә булдыгыз?
– Фатир алыр өчен. Мин тормыш иптәшем янына заводка эшкә кердем. Ул вакытта үзешчән коллективлар оешкан иде, шунда җырладым. 
– Иҗатта үзегезне бәхетле саныйсызмы?
– Әйе. Билгеле, балалар үстергәндә, күченгәндә иҗатка игътибар җитмәде. Озак еллардан соң яңадан сәхнәгә чыкканда шулкадәр дулкынландым – халык ничек кабул итәр? Шөкер, яратып, алкышлап, күтәреп алдылар. Тамашачыма рәхмәт хисләрем зур, үземне бәхетле итеп тойдым.
– Яңа җырлар әзерлисезме?
– Чыгыш ясаганда еш кына чараның темасына сайлап башкарыла да, яңа җырлар читтәрәк кала. Алар өчен сольный концерт кирәк. Быел куярга ниятлим – яңа җырларым да күп, тамашачыларны да сагындым. Аллаһ теләсә, оештырырга инде.


–  Кайсы җырыгызны халык аеруча ярата?
– Иң беренче мине халыкка таныткан җырым – Энҗе Гайфетдинованың «Ярата алмыйм синнән башканы». Эстрадага шуның белән кереп киттем. Аңарчы мин баянга гына җырлый идем. Рубис абый Зариповка мең рәхмәт, ул мине күтәрде, мелизмнар белән оста итеп уйнаучы, талантлы баянчы Роза Ивановна Тимофеева белән таныштырды, минем тавышыма гына туры килүче җырлар язды. Бүгенге көндә Илгиз Закиров белән эшлим. 
– Гаиләгез турында да сөйләп китегезче.
– Тормыш иптәшем белән ике бала үстердек. Хәзер мин ялгыз, ирем бакыйлыкка күчте. Балалар инде зурлар, оныгыма 21 яшь. Ул минем концертларымда бии иде, хәзер үзе биергә өйрәтә, тормышка чыкты. 
– Дусларыгыз бармы?
– Иң якын дип әйтерлек бер-ике кешем бар. Гомумән, мин кешеләр белән сүзгә килеп, ачуланышып, үпкәләшеп йөрмим, хезмәттәшләремне тигез күрәм, алар да мине ярата.
– Җыр-моңга сәләт сезгә кемнән күчкән?
– Әти белән әни икесе дә җырлый, әти гармунда уйный иде. Әби бер эшне дә җырламыйча башкармый иде. Аларны тыңлап үстем. Килгән кунаклар әтине уйнатмыйча, җырлатмыйча китми иде. Үземне белгәннән бирле мин дә җырладым. Җыр укытучылары Әлмәттән киләләр иде. Әниләрдән сорап, мине үзләре белән алып китәләр, чыгыштан соң кире өйгә кайтарып куялар иде.
– Машина йөртәсезме?
– Машинам да юк, йөртергә өйрәнү уем да булмады. Ул яктан кыюлыгым юк. 
– Нинди һөнәр үзләштерергә хыялланган идегез?
– Кечкенәдән укытучы булырга хыялландым, тик ул уем тормышка ашмады. Шулай да ике ел авылда җыр дәресен укыттым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев