Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Чаллының күренекле гаиләсендә - күптән көтелгән вакыйга

Бу хакта Асия Әхмәтшина хәбәр итте.

Чаллы мәдәнияте үсешенә зур өлеш керткән сәнгатькәрләр – җырчы Асия Әхмәтшина һәм композитор Вәсим Әхмәтшин гаиләсендә сөенечле вакыйга. Бу турыда «Шәһри Чаллы» журналистына Асия ханым үзе сөйләде. 

«Без тагын бер кат әби-белән бабай булдык», – диде ул. 

Баксаң аларның Америкада яшәүче саксафончы уллары Эдуард Әхмәтшин әти булган. Ул Филиппин кызы Жасмин белән гаилә корган иде. Монда язган идек. Күптән түгел аларның кызлары туган. Аңа Айла дип исем кушканнар.

Кызчыкның әнисе татарча сөйләшергә өйрәнергә тырыша икән. Монда язган идек. 

Сүз уңаеннан, Әхмәтшиннарның кече уллары Айдар гаиләсендә өч бала үсә.

Әхмәтшиннар гаиләсенә оныкларының уңышларына сөенеп яшәргә насыйп булсын.

Фотолар Асия Әхмәтшинадан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: композитор Вәсим Әхмәтшин Асия Ахметшина