Артист бу хакта социаль челтәрләрендә сөйләде.
«Кәшифәбез югалды. Инде ничәнче көн өйгә кайтмый. Әни елый. Песи безгә әбине (Миләшүнең әнисенең әнисен) җирләп кайтканнан соң килде. Инде 7 ел безнең белән. Ул безнең гаилә әгъзасы кебек якын. Исәндер дип ышанабыз. Көтәбез», – дигән Данир.
Артистның хатыны Миләүшә дә песиләренең кайтуына өметләнә.
Нет комментариев