Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабиров төркемендәге егет самолетта аңын югалткан (видео)

Уфага очучы пассажирлар арасыннан табиб эзләргә туры килгән.

Данир Сабиров, биш кешедән торган төркеме белән Уфага очканда, күңелсез хәлгә тарыган. Коллективындагы бер егеткә самолет пассажирлары арасыннан табиб эзләргә туры килгән, дип хәбәр итә  https://omet-rb.com

"Юл газабы - гүр газабы, дип юкка гына әйтмиләр. Бүген Мәскәүдән Уфага самолетта очкан вакытта Робертыбыз аңын югалтты. Ходайның рәхмәте, минем артта утырган ханым врач булып чыкты. Башта ул әйткәннәрне тыныч кына үтәдек. Янымда утырган кыз төшергән видеолар бу. Аннан стюардесса: "Медицина хезмәткәрләре бармы монда? Ярдәмегез кирәк!" - дип игълан иткәч, бер ир белән тагын бер ханым ярдәмгә килде. Ике рәт арттарак бер "паникер" ханым кирәкмәсә дә,биш тиенен кыстырып торды, врачлар катырак әйткәч кенә авызын япты. Файдаң булмаса, хотябы мишәт итмә,дип уйлыйм мин үз эшенең осталары булганда..." - дигән ул.

Аңа кадәр берничә сәгать элек Данир тамашачылары белән социаль челтәрләрдә элемтәгә чыгып: "Уфага юлландык, "Туган тел" премиясенә барабыз һәм съемкалар да булачак", - дигән иде. 

фотоскрин: Җырчының аккаунтындагы видеодан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев