Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Данир Сабировка шаккаткыч бүләк ясаганнар

Яраткан җырчыңның күңелен күрү, сәхнәгә менеп, үзе белән сөйләшү өчен нәрсә генә бүләк итмәссең!

Данир Сабиров бу көннәрдә Себер якларында гастрольләрдә йөри. Тобольск шәһәрендә концерт вакытында бер ханым сәхнәгә менеп, Данирга авыл күчтәнәчләрен өләшкән. Бу видеоны җырчы социаль челтәрдәге битендә урнаштырган.

- Буш кул белән килгән дип уйламагыз, менә сезгә кәҗә сөте алып килдем, - ди ханым пакетыннан шешәсен чыгарып.

Данир сөтне алып: "Атаданмы, анаданмы? Ә, анадыр инде?" - дип сорап, залда утырган халыкны көлдерә.

Ханымның күчтәнәчләре моның белән генә чикләнми, җырчыга кәҗә сөтеннән эшләнгән каймак һәм эремчек бүләк итә. "Эремчек бик файдалы, кызларның сөякләре нык булсын!", - ди үзен Фәүзия Шакир кызы дип таныштырган ханым.

Яраткан җырчыңның күңелен күрү, сәхнәгә менеп, үзе белән сөйләшү өчен нәрсә генә бүләк итмәссең, дип яза https://omet-rb.com.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес