Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Елиннар династиясе – Чаллы ТЭЦының горурлыгы

Чаллы ТЭЦында Елиннар династиясен белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр, мөгаен. Гаиләнең «Татэнерго» системасындагы гомуми стажы – 125 елдан артык.

Династиягә нигез салучылар – Николай Борисович белән Любовь Степановна хезмәт юлларын КАМАЗ ТЭЦыннан башлап җибәргәннәр. Николай Борисович 1975 елда турбиналар цехына машинист-обходчик булып эшкә урнаша, смена башлыгы дәрәҗәсенә ирешә. Аның тормыш иптәше Любовь Степановна да, лаеклы ялга чыкканчы, шунда хезмәт куя. Алар бер вахтада эшләгәндә таныша. Җиһазларны көйләүче яшь егеткә тырыш, уңган комсомол кыз беренче күрүдә үк ошый. Алар, гаилә корып, станциянең уңышлы эшләвенә дә, биредәге иҗтимагый тормышка да үзләреннән саллы өлеш кертәләр. 

Яшь вакытта бергәләп чаңгы ярышларында катнашалар. Моның өстенә Николай Борисович оста йөзүче дә әле, аның хәләл җефете Любовь Степановна өстәл теннисында яхшы уйный. Ул төрле ярышларда катнашып, ТЭЦны гына түгел, Чаллыны да данлый. Россия пенсионерлар союзы оештырган ярышларда катнашып, җиңә. Яр Чаллы пенсионерлары җыелма командасы составында да уңышлы чыгыш ясый, даими рәвештә призлы урыннар яулый. Озак еллар Турбиналар цехының профсоюз оешмасын җитәкли. Төрле чаралар уздыра, хезмәткәрләргә төрлечә ярдәм кулы суза. Ул җитәкләгән профсоюз оешмасы станциядә 1999-2012 елларда алдынгылар рәтендә була. Любовь Степановна спорт-мәдәни чараларның, бәйрәмнәрнең үзәгендә «кайный». Энергетика системасында фидакарь хезмәте өчен ул  ТЭЦ җитәкчелегенең Мактау грамотасы, «Татэнерго»  АҖ грамотасы белән бүләкләнә. «Татарстанның өлкән энергетигы» исеменә, Казанның 1000 еллыгы медаленә лаек була, исеме Чаллы ТЭЦының  Хезмәт даны китабына кертелә. 

Лаеклы ялга чыгуына 9 ел узса да, предприятиедә аны хөрмәт белән искә алалар. «Любовь Степановна үз эшен җиренә җиткереп башкаруы өстенә ярдәмчел, мөлаем, бик тырыш кеше. Ул тормышның һәр мизгеленнән тәм табып яши, вакытын файдалы һәм кирәкле эшләргә генә багышлый», – ди буфетта сатучы булып эшләүче Гүзәлия Фатыйхова. 

Елиннар гаиләсенең учагын саклаучы Любовь Степановнаны кызлары да, кияүләре дә яраталар, хөрмәт итәләр. Хәзер ул күп вакытын оныкларына багышлый. Алар белән чаңгыда шуа, теннис уйный, велосипедта йөри. 

Җәй көне аның бакчасын төрледән-төрле матур чәчәкләр бизи. Ул яңа сортлардагы үсентеләр, аларны үстерү тәҗрибәсе белән теләп уртаклаша. Бакчасында яңадан-яңа сорттагы яшелчәләр, җиләк-җимеш үстерә. 

2016 елдан башлап «Туганайлар» ансамблендә җырлый. Алай гына да түгел, ансамбльгә матур итеп бизәлгән керәшен киемнәре дә тегә. 

Династиягә нигез салган Николай Борисович та – коллективның һәм нәселенең горурлыгы. Ул «Татэнерго» системасында 39 ел да 9 ай эшли. Берничә тапкыр ТЭЦ һәм «Татэнерго» АҖнең Мактау грамоталары, РФ энергетика министрлыгы, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, Татарстанның өлкән энергетигы исемен йөртә. 

Елиннарның күркәм гаиләсендә ике кыз үскән. Зур кызлары Надежда Попова әти-әнисе эзеннән киткән. Ул станциядә инженер булып эшли. Кече кызлары Вера да – үз эшенең остасы. Ул әтисеннән күчкән музыкаль талантын балаларны рухи яктан тәрбияләүгә юнәлткән. «Шатлык» балалар бакчасында музыка буенча педагог булып эшли. Кияүләре Николай белән Андрей да – ТЭЦның хөрмәтле хезмәткәрләре. Николай Попов – котельный цехы башлыгы урынбасары. Андрей Тронин – турбина цехының өлкән машинисты. «Андрей – бик тырыш кеше. Спорт ярышларында гел призлы урыннар яулый. Ул җитәкләгән туристлар командасы да  шәһәркүләм, республика  ярышларында җиңә. Үзе иҗат иткән шигырьләрне рэпка салып, хезмәтне саклау буенча станция бәйгеләрендә генә түгел, Россиякүләм зур бәйгеләргә роликлар әзерләп, беренче урыннар ала. Кулыннан килмәгән эше юк. Ул ясаган тәрәзә йөзлекләре туган авылымда өебезне матурлап тора», – ди Андрейның хезмәттәше Айдар Гатауллин.
– Станциядә эшләү дәверендә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен ярата торган кешеләрдән «Алырга кирәк!» дигән туризм командасы оештырдык. Безнең команда күп еллар рәттән шәһәр һәм республика турслетларында бары тик 1-2нче урыннарны гына яулый. Миңа капитан вазифасын йөкләделәр, шуңа да мин бу спорт төренә барлык белемемне һәм көчемне куям. Ел саен «Безнең заман» телевизион фестиваленең суперфиналына чыгабыз, җиңү шатлыгы кичерәбез. Моңа ирешү өчен яңа идеяләр, формалар уйлап табабыз. Гаиләмә дә игътибарымны киметмим. Хатыным белән өч бала үстерәбез. Аларны тормышта кирәкле эшләргә өйрәтергә тырышам. Үзем тәрәзә йөзлекләре, өстәлләр, сыерчык оялары, беседкалар ясыйм, – ди Андрей Тронин. 

50 еллык тарихлы ТЭЦның Россиядә уңышлы эшләүче коллективларның берсе булуында Елиннар династиясенең дә өлеше зур. Эштә дә, гаиләдә дә  күпләргә үрнәк мондый гаиләләр – коллективның ныклы нигезе. Алар белән ТЭЦта горурланалар, ә Елиннар династиясе исә фидакарь хезмәтне лаеклы бәяли торган коллективта эшләүләрен – үзләре өчен зур бәхеткә саныйлар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: династия