Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

«Төшемдә Хәния дустымны Эльмира Сөләйманова белән бергә күрдем»

27 июльдә халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең арабыздан китүенә 6 ел тула.

Якыннары, гаиләсе, туганнары, тамашачылары Хәния Фәрхине һәрвакыт сагынып, яратып искә алалар. Күпләр анын бу дөньяда юклыгы белән һаман да килешмичә: «Озакка гастрольгә киткән кебек кенә уйлыйбыз, үзебезне алдасак та, болай бу кайгыны кабул итү җиңелрәк», – диләр. 

Ахирәт дусты Гөлшат Мөбәрәкованың төшенә дә җырлап кергән ул.

– Ниндидер чәчәкләргә күмелгән, халык тулы зур мәйданда Эльмира Сөләйманова белән баянга (Баяннарда күренекле музыкантлар Рөстәм Вәлиев белән Шәфәгать Салихов)  кушылып, «Утыр әле әни яннарыма» дигән җырны җырлыйлар. Беренче куплетны җырлап бетергәч, аларга тамашачылар да кушылды. Барысы да шат күңелле, елмаялар. Моңлы җырчыларыбыз җәннәттәдер инде. Хәния Фәрхи Эльмира Сөләйманованың халыкчан җырлавын бик ярата, «Бу шәп җырчы булачак, күрерсез әле», – дия иде.

Кызганыч, Эльмираның гомере кыска булды. Әмма шул вакыт эчендә ул халык мәхәббәтен яулап, тамашачы күңелендә мәңгегә калды.

Хәния Фәрхи турындагы яңа истәлекләрне газетабызның киләсе саннарыннан, сайтыбыздан укырсыз. Безне күзәтеп барыгыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу хәния фәрхи #tatmediajunior #жырлар #татарча Эльмира Сөләйманова Шәфәгать Салихов Рөстәм Вәлиев