Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эльмира Сөләйманованы Уфада искә алачаклар

Чарада бик күп артист катнашуы көтелә.

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вафатына быел декабрьдә  2 ел тула. Иҗатташ дуслары аның исемен халык күңелендә яшәтү һәм гаиләсенә, балаларына ярдәм итү өчен искә алу концертлары оештыралар. 

Эльмира Сөләйманованың дусты, юморист һәм җырчы Ирек Зарипов быел Уфада һәм Туймазыда Эльмира Сөләйманованы искә алу концертлары уздырылачагын хәбәр итте. 

- Эльмираның ире Дмитрий Крапивин, продюссор Илгиз Абдракипов (Вәсилә Фәттахованың ире) һәм мин шул хакта сөйләштек. Чөнки Эльмира Сөләйманованы Башкортостанда да ярата иделәр. Искә алу концертында Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар, Илназ Бах, Мурат Гайсин, Ландыш Нигъмәтҗанова, Фәрит Таишев, мин – барлыгы 20ләп артист катнашачак. Уфада концерт декабрьнең 16сында – моңлы җырчыбызның вафат булган көнендә, икенче көнне Туймазыда узачак, – диде ул. 

Билет сатудан кергән акча тулысынча диярлек җырчының гаиләсенә тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльмира Сулейманова Вәсилә Фәттахова Искә алу концерты Ландыш Нигъмәтҗанова Фарит Таишев