Эльмира Сөләйманованы үлгән көнендә искә алалар
Хәйрия концертлары Башкортостанда уза.
40 яшендә вафат булган җырчы Эльмира Сөләйманованы халык кына түгел, артистлар да сагына. Аның гаиләсенә ярдәм итәргә тырышалар.
Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Абдрәкыйпов Уфада һәм Туймазыда хәйрия концертлары оештыра.
«Эльмира Сөләйманова Уфада да концертлар куя иде. Аны Башкортостан тамашачысы да бик яратты. Казанда, Чаллыда Эльмира Сөләйманованы искә алу концертларында катнашмаган артистлар Уфада һәм Туймазыда узачак концертларда чыгыш ясарга теләк белдерделәр. Концертта Ландыш Нигъмәтҗанова, Ирек Зарипов, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар һәм Татарстан-Башкортостанның башка популяр артистлары катнашырга ризалык бирделәр. Концерттан кергән акчаны Эльмира Сөләйманованың гаиләсенә бирәчәкбез. Без Эльмираны үлгән көнендә, 16 декабрьдә Уфада тамашачылар белән бергә исә алачакбыз», – дип продюссер Илгиз Абдрәкыйпов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев