Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Элвин Грей: «Нишләп без бәхетле була белмибез?»

Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Элвин Грей социаль челтәрләрдә үзенең фикерләре белән уртаклашты.

24 октябрьдә җырчы якын дусты, элеккеге музыканты Артур Кусимовны соңгы юлга озатты. Кусимны туган ягы – Башкортстанның Әбҗәлил районы Әскәр авылында җирләделәр.

– Һаман эш дибез... Чабабыз! Эшләр арткан һәм яшебез барган саен без гади генә бәхет төшенчәсен онытабыз! Әнә, балачактагы кебек! Сиңа баллы мамык алалар – синнән дә бәхетле кеше булмый! Сине зоопаркка алып баралар – шатлыгыңнан нишләргә белмисең! Сиңа бераз гына акча бирәләр дә, син якындагы ларекка барып, үзеңә газировка яисә «Турбо» сагызы аласың – көнең шәп үтте дигән сүз! Нәрсәгә боларны язаммы? Үзегезнең тормышыгызда шундый матурлыкка урын калдырсагыз иде. Якыннарыгызны шатландырып торырга онытмасагыз иде. Аларга җылы сүзләрегезне җәлләмәгез. Мәхәббәт аңлатасыгыз килә икән, аңлатыгыз, үзегезне тыеп тормагыз. Тормышта бүген яшәгез! – дигән җырчы Элвин Грей. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев