Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Эмилия Гатауллина: «Мин барыбер татарча җырлар идем!» - ВИДЕО

«Минем балам татарча сөйләшә» проекты кысаларында «Шәһри Чаллы» газетасы битләрендә шәһәребездә яшәүче талантлы, ә иң мөһиме, ана телләрен камил белүче балаларны күрсәтәбез. Чаллыбыз йолдызчыгы – машинада җырлар башкарып йөрүче Эмилия Гатауллина да шундыйлардан. Эмилиянең үзе һәм аның әнисе Алия белән күрешеп сөйләштек.

 «Авылга кайткач та оят түгел»

– Без гап-гади гаилә. Тормыш иптәшем белән кызыбыз Эмилия һәм улыбыз Нурисламны тәрбиялибез. Гаиләдә без гел татарча гына сөйләшәбез. Русчаны балалар кайда да өйрәнә ала бит, иң мөһиме, ана телләрен камил белсеннәр дидек. Өйдә балаларыбызга татарча радио тыңлатабыз, телевизордан да күбрәк татарча телетапшырулар, мультфильмнар карыйлар. Аллага шөкер, авылга кайткач та оят түгел. Алайса шәһәрдә русча гына сөйләшергә өйрәнгәннәр авылга кайткач югалып калалар, телләрен оныталар. Безнең алай түгел, – дип сөйли Алия Гатауллина. 

Аның үзенең дә сөйләме камил, татарча матур, ипле итеп сөйләшә. Гатауллиннарның балалары татар мохитендә үсә – бар нәрсә гаиләдән килә шул. Сабыйларын балалар бакчасына биргәндә үк татар төркеменә йөриячәкләр дип кырт кискән булганнар алар.
– Нурислам хәзер балалар бакчасында, Эмилия исә беренче сыйныфта укый. Улыбыз футбол белән шөгыльләнә. Аллага шөкер, балаларыбыз ике телне дә камил беләләр, рәхәтләнеп аралашалар, – ди Алия. 

«Иртән торуга интернет йолдызлары булдык»

Әңгәмәдәшемнән Эмилиянең ни өчен нәкъ татарча җырлар башкара башлавын да сорыйм. 

– Балага ике-өч яшьләр тулгач, аны нинди түгәрәккә йөртергә дип уйланасың. Эмилияне башта бию түгәрәгенә биргән идек. Әмма ошатмады ул биюне. Соңыннан гимнастикага бирергә булдык, монда да озак тормады. Аннары кызыбызның гел җырлап йөрүенә игътибар итә башладык. «ТМТВ» яисә «Мәйдан» каналыннан бара торган җырларны башкара иде. Әкренләп машинада барганда шулай җырлап йөри башлады. Эмилиянең шунда ук җырларга нияте барлыгын аңлап алдым һәм аның җырлаганнарын саклап барыйм дип, телефон камерасына төшерә башладым. Барысы да шуннан башланды. 

Пандемия чорында күп кенә видеолар яздырдык без. Берсендә шулай кызыбыз Фирдүс Тямаевның «Ялгыз торна» җырын башкарды, мин моны инстаграм битебезгә урнаштырып та куйдым, Тямаевны билгеләргә дә онытмадым. Шул видеоны Фирдүс Тямаев үзенең «битенә» алып куйды. Ярар дидек монысына. Икенче көнне торсак шаккаттык!.. Инстаграмда яңа язылучылар, күп кенә хатлар килгән, кемнәр генә шалтыратмаган, безнең видеоны кайда гына таратмаганнар... Ул видеога кадәр социаль челтәрдә 80-90 кеше дусларда булса, аннан соң язылучылар саны меңнән артып китте! Үземә дә шок булды! 

Икенче көнне кызым белән Рифат Зариповның җырын яздырдык. Аннары Әнвәр Нургалиев, Илсөя Бәдретдинова, Гүзәл Уразова, Илмира Нәгыймова, тагын башка җырчыларныкын... Эмилия популяр артистларның җырларын башкара, без аны шул арада социаль челтәрләргә урнаштырабыз, җырчылар үзләренең «битләренә» ала. Менә шул безгә булышты да инде! Шул көннән башлап безнең язылучылар саны да меңәрләп арта башлады. 

Шуннан без машинада җырлап барган видеоларны Инстаграмга чыгара башладык. Аннан соң Эмилияне «Машинада җырлаучы кыз» дип атый да башладылар, – дип баласы өчен чын күңелдән сөенеп сөйләвен дәвам итә Алия. 
Эмилия бит әле җырлап кына калмый, чын артистлар кебек килештерә дә белә: кайдадыр хәрәкәтләрне куллары белән күрсәтә, кирәк җирдә күз кыса, кайсыдыр җирендә җыр сүзләрен интонация белән әйтеп куя!

– Шулай итеп кызыбызга җыр юнәлеше кирәк икәнен аңладык. Язылучыларыбыз да «вокал белән шөгыльләнегез, баланың таланты бар» дип безне үсендереп тордылар. Эмилияне без музыка мәктәбенә бирдек. Хәзер ул төшкә кадәр гадәти мәктәпкә йөри, төштән соң исә музыка белән шөгыльләнә. Иң мөһиме – үзенә ошый. Ә без сөенәбез, – ди Алия. 

«Бу – бик кызганыч хәл...» 

– Өйдә генә түгел, хәтта дуслар, туганнар белән аралашканда да татарча сөйләшергә кирәк. Ничек татар була торып, русча сөйләшеп утырырга ди?! Моны мин аңлый алмыйм. Үзем балалар бакчасында тәрбияче булып эшлим. Безнең төркемдә татар исемле, татар фамилияле балалар бар. Тик исемнәре генә татар... Үзләре бер сүз татарча белмиләр! Бу бик кызганыч хәл! – дип үз фикерләре белән бүлешә әңгәмәдәшем. 

«Ул бит булачак татар хатын-кызы»

– Кызым белән ял көннәрендә тәмле камыр ризыклары да әзерлибез. Аны кечкенәдән үк пешерү серләренә өйрәтәм. Ул бит булачак чын татар хатыны: үзебезнең татар милли ризыкларын өйрәнсен, әле алай гына да түгел, өчпочмагын, кыстыбыен, бәлешен дә пешерә белсен дим. Аллага шөкер, үзе дә кызыксына, мәш киләбез аның белән икәү, – дип сөйли әңгәмәдәшем.  

Эмилиянең үзеннән дә мәктәп тормышы, аның шөгыле турында сорашам.

– Балалар бакчасында да гел татарча сөйләшә идек. Хәзер мин мәктәп укучысы инде. Анда сыйныфташларым белән ике телдә дә аралашабыз. Үзем мин хәзер татарча җырлар гына түгел, русчаларны да өйрәнәм. Әмма татарча җырлар күбрәк ошый! Соңгы тапкыр музыкаль конкурста катнашканда да «Күбәләгем»не башкарган идем, – дип сөйли шәһәребез йолдызчыгы.

– Ә русча җырларга күч дисәләр, нишләр идең? – дим. 

– Мин барыбер татарча җырлар идем! – дип горурланып әйтә җиде яшьлек кыз. 

Гатауллиннар алга таба Эмилия башкаруында берәр җырны профессиональ рәвештә яздырырга уйлыйлар. 
Барлык хыялларың тормышка ашсын, Эмилия. Сине шундый ягымлы, талантлы, гади, эчкерсез, ихлас итеп тәрбияләүләре өчен әти-әниеңә рәхмәт.

фото Алия Гатауллинадан алынды. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев