Фәнилә Салихова бер конкурстан ике бүләк алып кайтты
Казанда XIII Халыкара бәйге узды.
Казанда XIII Халыкара «Сандугач-Соловей» бәйгесе булды. Бәйгене башлап җибәрүче – Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор Винера Ганиева. Җырчы әйтүенчә, әлеге чара күпмилләтле Россия халкының мәдәниятен саклау, үстерү, берләштерү, яшьләрнең сәләтен ачу максатыннан үткәрелә.
Әлеге мәртәбәле бәйгедә, шәһәрдәшебез, баянчы, җырчы Фәнилә Салихова да катнашты.
Ул «Сандугач»тан алган тәэсирләре белән уртаклашты.
– Казанда «Сандугач» фестиваль-конкурсы уза дигән игъланны күрдем дә үземне сынап карарга булдым. Заявка җибәрдем. Аннары Илнур улым белән Казанга, дәүләт мәдәният институтының концертлар залына киттек. Андагы кешенең күплеге! Халыкара дәрәҗәдә булгач, төрле милләт вәкилләре, Россиянең Мәскәү, Чита, Новосибирск, тагын әллә кайлардан килгәннәр. Барсы да мине таный, тегендә, монда күрдек диләр. «Шәһри Чаллы»ның Пятачогын беләләр. Бәйгедә катнашудан бигрәк минем өчен шунысы сөенчеле булды. Моның өчен «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе коллективына рәхмәт. Пятачокларда катнаштырып, газетага язып, социаль челтәрләргә куеп мине бөтен дөньяга таныттыгыз.
Фәнилә Салихова конкурста «Билгесез дус» исемле җырны баянда уйнап җырлаган.

«Жюри чыгышымны югары бәяләде. Башкару осталыгы буенча икенче дәрәҗәдәге лауреат исеменә лаек булдым. Патриотик җыр башкарган өчен махсус приз һәм диплом белән бүләкләндем», – диде ул сөенече белән уртаклашып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев