Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фидан Гафаров: «Эчке халәтемне үзем генә беләм!»

Татар драма артисты, җырчы, Гафури театрының әйдәүче артисты, БАССР, РСФСР, Татарстанның халык артисты, Салават Юлаев премиясе лауреаты, «Уфа шәһәренең мактаулы гражданы» Фидан ага Гафаров Чаллыда концертта чыгыш ясады.

Аны күргәч, зал җанланды, басып дигәндәй кул чапты. Фидан Сафа улы белән мин дә сөйләшеп алдым. 

– Башкорт академия театрында хезмәт куям. Биредә ике спектакльдә төп рольләрне уйныйм. Әйтик, «Мамуля»да хатын-кыз ролен башкарам. Бу минем өчен бик кызык, чөнки моңа кадәр минем мондый рольләр башкарганым юк иде! «Бәхет хакы» спектакле бик тетрәндергеч, уйландыра торган мелодрамма. Бу спектакль Башкорт театрында 12 ел бара, аңа билетларны ике ай алдан алып бетерәләр. Нәрсәсе белән үзенчәлекле соң ул? Спектакль минем тормышыма бик нык туры килгән... Шундый сүзләрем бар анда: «Яшьлектән соң картлык киләчәген белеп бетермибез кайвакыт. Берәр нәрсә булып авырлыклар килсә, яшьлек искә төшә һәрвакыт». Спектакль төп геройның хатирәләре, бүгенгесе белән үрелеп бара. Үземә боларны уйнарга бик авыр, эчке халәтемне үзем генә беләм. Аны сөйләп бетереп булмый, күрергә кирәк, – дип сөйләде Фидан ага һәм сентябрьдә безнең шәһәрдә узачак тамашаларына чакырып калды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев