Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Филипп Киркоров 22 миллион сумлык костюм алган

Җырчы бу концертына 280 мең еврога костюм алган инде.

Россия эстрадасы патшасы, Россиянең халык артисты Филипп Киркоров үзенең юбилей концертына әзерләнә. Ул Мәскәүнең Кремль концертлар залында булыр дип планлаштырыла. Җырчы бу концертына 280 мең еврога костюм алган инде.

Юбилей концертында артист 20дән артык иң кыйммәтле, иң затлы брендлы сәхнә киемнәрен тамашачыларга күрсәтергә җыена. Алар арасында иң кыйммәтлесенең бәясе  22 миллион сумга якын. «Минем өчен дизайнерлар бер генә данә ясаган киемнәр, җырларым кебек сәхнәдә яшәячәк. Бүгенге көндә минем һәр җырымның эчтәлегенә, рухына туры килерлек итеп дизайнерлар теккән киемнәр белән чыгыш ясарга мөмкинлегем бар», – дигән ул.

Ул юбилейга нинди бүләкләр теләгәнен дә санаган. Исемлектә 5 миллион сумлык тимер юл макеты да бар.

Фото ачык чыганаклардан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес

2
X