Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Филүс Каһиров косметичкасын оныткан яки сәхнә артында күргәннәребез

25 ноябрьдә Чаллыда “Шәһри Чаллыдан – пятачок” тамашасы үтте. Газетабыз редакциясе тарихында мондый зур концерт уздыру – беренче тапкыр иде.

Пятачоклар моңа кадәр шәһәрнең Җиңү паркында узды. Ә бу юлы үзебез белән эшләүче артистларның тәкъдиме белән шәһәрнең иң зур сәхнәсенә менәргә җөрьәт иттек. 

Кунакларыбыз танылган, халык яраткан артистлар булганлыктан, җаваплылык та көчле иде. Иртә таңнан аяк өстендә булдык. Кичке 7нче яртыда буласы концертка репетицияләр көндезге 2дә үк башланды. Беренче булып ТРның атказанган артисткасы Гөлдания Хәйруллина килеп җырларын кабатлады. Гаҗәп!  Югыйсә, бу сәхнәгә күпме чыккан бит инде ул, җырларын да мең тапкыр җырлагандыр. Шулай да һәрберсен җырлап карап, тавыш режиссеры белән киңәшеп төште. Безнең концертка чаклы тагын бер чыгышы булган – шунда ашыкты. 

Иҗаты фәкать Чаллы шәһәре белән бәйле җырчы Сәрия Нәбиуллина улы – безнең пятачокларда тавыш режиссеры булып эшләгән Илсур белән килде. Әнисенең сумкаларын күтәреп керде егет, флешкадан әнисе сайлаган көйләрне эзләп табып, режиссерларга илтеп бирде. Сәрия ханым шәһәрдәге бер концертны калдырмый, актив җырчы. Киенгән арада ул үзенең үпкәсен дә әйтеп алды. Ничә еллар мәдәният өлкәсендә хезмәт куеп, бер мактаулы исем дә ала алмадым, шәһәрнең мәдәният җитәкчеләре мине санга сукмый, диде ул. 

ТРның халык артисты Резидә Шәрәфиева әнисе һәм күрше апасын ияртеп килеп керде. Казаннан авылга алдагы көнне кайтып кунган булган. Концерттан соң да шунда кайта икән, тавыклар суясы бар, ди. Андый эшләрне Резидәдән башка эшләмиләр икән. Гаҗәп бит, нәфис гәүдәле жырчының тавык йолкыганын күз алдына китерәсезме? Җырчының әнисе Рәйхана ханым үтә тыйнак сыман тоелды. Кызы белән горурлануы да күзләренә чыккан. Без артистлар бүлмәсендә алдан ук зур табын әзерләгән идек. Бик кыстагач кына утырдылар апалар. Резидә үзе дә кич буена грушадан башка нәрсә капмады. 

Җырчы, халык «Пятачок короле» дип исем кушкан Габидулла Хөрмәтуллин да алдан килде. Үзе белән пятачокка йөргән гармунчыларны да алып киләм дигән иде ул. Сәгыйть абый, килеп, концерт алдыннан фойеда кешеләрне биетте. Габидулланың хатыны Нәзилә дә бик күңелле кеше икән. Ире аңа яратып «прокурор» дип эндәшә. Әлбәттә, гомер буе сәхнәдән төшмәгән, моңлы тавышы белән дә, төс-кыяфәте белән дә күпләрне әсир иткән ирен һичшиксез күздән ычкындырырга ярамагандыр аңа. Күнелле итеп чәй эчкәннән соң, алар җитәкләшеп бергә кайтып киттеләр. 

Тыйнак гаилә – Фәнилә һәм Артур Салиховларны да күзәтергә мөмкинлегем булды. Алар аерым килде. Артур әнисенең хәлләрен белешеп алды, өстәл артына чакырды. Авыр гармунын да якынгарак илтеп куйды. Алып баручы Артур сәхнәгә дә әнисен үзе чакырды. Ну яндырды Фәнилә Салихова, зал аңа кушылып рәхәтләнеп «Кердем карурманнарга», «Ак чәчәкләр кебек кар ява»ны җырлады. Бу кадәр халыкчан чыгыш һәркемгә тансык шул – Казаннан «Татмедиа» АҖ җитәкчеләре дә аңа бик игътибар иткән икән. Пятачоклар белән Казанга килсәгез, Фәнилә Салихованы һичшиксез алыгыз дип теләкләрен җиткерделәр. 

Махсус кунагыбыз Филүс Каһиров турында да язасым килә. Машина йөртүчебез Зөлфәт абый Казаннан барып алды аны. Артистлар бүлмәсенә елмаеп килеп керде ул. Өстәл артында кызык-мәзәк хәлләр сөйләп көлдереп бетерде. Аның җырын җырлап популярлык казанган Артур Хәсәнов турында да әйтеп алды. Көн дә сөйләшеп торалар икән. Мәскәүдә «Татар җыры» концертында да бергә чыгыш ясаганнар. Инде хәзер социаль челтәрләрдә Артур Филүстән уздыра дип язучылар да бихисап. Ачуыңны китермиме соң, дибез. Юк, ди җырчы, мин аларны укымыйм да, ди. Дөрес эшли. Бу уңайдан төрлечә уйлаучылар бар бит. Фирдус Тямаев әнә ачуын китерүчеләргә аты-юлы белән җавап бирергә дә күп сорамый. 

Чаллы юмористы Ирек Зариповны да искә төшерделәр. Бер концертыннан соң «Ии, ул да концерт куеп йөри инде» дип язып чыкканнар. Комментарийларда Ирек үзе: «Ии, карале, оятсыз, ул да  концерт куеп йөри икән!» дип язып куйган. Белә идегез микән, Филүс Каһировның оста пародист икәнен? Булганнан бар да була, диләр бит. Ул болай сөйләшкәндә дә кем турында сүз барса, шул булып сөйләшә. Салаватча сөйләшеп шаккатырды. Гомумән, синең үзеңә үк син булып күрсәтергә мөмкин.

Нинди җырлар җырларга икәнен үзебез тәкьдим иттек. Әлбәтттә, Гөлфия Шакирова сүзләренә Гүзәлия иҗат иткән «Киек каз юлы» җырын беренче итеп башкарды. Күпләр яратып тыңлаган «Кайда син?» хитын да, әлбәттә, Чаллы тамашачысы ишетергә тиеш иде. Никадәр моң, никадәр мәгънә бу җырда. Бар кеше дә шундый фикердә микән? Зал Филүсне алкышларга күмде. «Җиз кыңгырау моңнары»н да, «Биеп ал» җырын да шулай. Соңгысында зал биергә кузгалды. Филүс үзе дә оста биюче, хәрәкәтләренә күз дә иярми. Бу аның март аенда булачак концертларына менә дигән анонс булды инде.
Сәхнәдән чыкканда да җырчының йөзе балкый иде. «Нинди шәп тамашачылар килгән. Җырлавы рәхәт», – дип канәгать калуын яшермәде ул. Аннары аның белән фотога төшәргә теләүчеләрдән чират тезелде. Берсенә дә кырын карамый. Аннары әйберләрен тиз-тиз тутырды да кайтып китте. Соңыннан кызлар белән бүлмә җыештырганда белдек, косметичкасын онытып калдырган. Берәрсе артыннан җибәрербез дип хәбәр иттек. Ә без моны үзебезчә юрадык – әйбере калган икән, димәк, пятачокка әйләнеп кайтачак әле ул!

Резидә Юсупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев