Фирдүс Тямаев эшкә кергән
Бу хакта ведомствоның коллегия утырышында билгеле булды.
Казанда Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Анда 2025 елда башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды.
Киңәшмәдә Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы, эчке хезмәт генерал-майоры Эдуард Һиалиев, Иҗтимагый совет рәисе Александр Даренков, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгы урынбасары Илназ Фәхриев, Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте башлыгының җинаять-башкару системасында кеше хокукларын саклау буенча ярдәмчесе Андрей Фадеев һәм башкалар катнашты.
Александр Даренков ведомство учреждениеләрендәге балигъ булмаган затлар белән эшләү, шулай ук Иҗтимагый совет составын өлешчә алыштыру мәсьәләләрен күтәрде һәм кандидатуралар тәкъдим итте.
Алар арасында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм хоккей буенча халыкара класслы спорт мастеры, Гагарин Кубогы иясе Эмиль Гарипов та бар. Аларны кандидатуралары күпчелек тавыш белән расланды.
Фото «Татар- информ»нан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев