Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев бер җырчыны телсез калдыра язган

Бу хакта Алмаз Мирзаянов хәбәр итте.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Чаллыда ун көн буе тулы залларда концерт куйганнан соң Казанга кайтты. Һәм «Уникс» концерт залында Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар концертын карады. 

Фирдүскә концерт бик  ошаган. Ул Алмаз Мирзаяновка чәчәк бүләк итте.

«Молодец, брат! Бу чәчәкләрне иртәгә миңа бүләк итәрсең»,  – дип шаяртып та алды.

Алмаз Мирзаянов исә үзләренә әйтмичә концертларына килгән Фирдүсне күреп телсез кала язган. «Сүз табалмыйм. Дыдык калдырасың бит... Безнең концертлар тәмам. Иртәгәндән бу зал сиңа! Иң мөһиме аппаратура ватылмасын, үзебез исән-сау булыйк», – ди ун көн буе Казаннны «кыздырачак» Тямаевка. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев Алмаз Мирзаянов Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова