Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: «Чистай ГАИшниклары, безнең солдатларга шулай булышасыз, да? Позор!»

Хәрбиләргә «Нива» машинасын илткәндә инспекторлар бәйләнеп, штраф салганнар.

Җырчы Фирдүс Тямаев мобилизация игълан ителгәннән бирле махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә гуманитар ярдәм җыеп озата. Шушы көннәрдә генә ул солдатларга үз акчасына 5нче «Нива» машинасын сатып алды. Дуслары аша "Нива"ны Херсон өлкәсенә җибәрде. Тик Чистай юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатып, штраф салды. 

"Күрегез безнең настоящий «герой»ларны! Үз акчабызга 5нче "Нива" алдык. Юлда ул ватылды, аны төзәтеп нервы бетте. Юлга чыгарга дип әзерләндек. Тик Чистай гаишниклары туктатып, бәйләнеп, штраф салдылар. Сез безнең солдатларга шулай булышасызмы, да? Без барыбыз да ялгышабыз, юл кагыйдәләрен бозабыз. Монда эш кешелеклелектә" – дип язган социаль челтәрләрдә Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев.

Әлеге видеоны караган халык та, Фирдүскә кушылып, ГИБДД хезмәткәрләренә шелтәле сүзләрен язып калдырган. "Тыныч һәм сабыр бул, брат. Алла күрә барысын да! Бер гамәл дә эзсез калмый", – дип яза алып баручы Әбри Хәбриев. "Бик дөрес, Фирдүс. Мәктәптә маңкасын җиңенә сөрткән астыртыннар бара инде ГАИда эшләргә", – ди Ләйсән исемле язылучы. "Бездә гел шулай инде. Яхшылык ясарга ирек бирмиләр, халыктан тиенләп акча җыела. Дәүләт илтеп бирергә тиеш солдатларга! Депутатлар миллионлап акча эшлиләр бит, оят булырга тиеш!" – дип фикерләрен яза Азалия Галимова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

11

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев