Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев гаиләсе күңелсез хәлгә юлыккан

Җырчы: «Әйберләрегезне югалтмагыз», - дип мөрәҗәгать итте.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Төркия татарларының оешмасы туган көндә Анталиядә бушлай концерт куеп, милләттәшләребезне сөендерде. 

Аннан соң ул гаиләсе, хатынының һәм үзенең әнисе белән берничә көн  Төркиядә ял да иткән.

Кичә алар исән-сау Казанга кайтканнар. Әмма борчуларсыз түгел. Фирдүсләрнең бер чемоданы югалган. 

«Бер чемоданыбыз юк. Ялгыш алган булсагыз, хәбәр итегез әле. Гаризалар яздык, кая калдырганнардыр, белмим. Әйберләрегезне югалтмагыз», – ди җырчы үзенең социаль челтәрдәге битендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдүс Тямаев күңелсез хәл