Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев: “Күңелсез хәл булды әле, дуслар”

Җырчы бу көннәрдә иҗат төркеме белән гастрольләрдә йөри.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның гастроль туры башланып китте. Кичә җырчы үзенең төркеме белән Самара шәһәрендә чыгыш ясады. Бу хакта ул үзенең аккаунтында хәбәр итә. Шунда ук Фирдүс үзләре белән булган аяныч хәл хакында да сөйли:

“Бер күңелсез хәл булды әле, дуслар. Биюче егетебез Азаматыбызга кичә сукыр эчәгенә операция ясадылар. Хәзер янына барабыз. Әлегә янәшәсендә Рүзәл калды. Группабыз Нурлатка кайтып китте. Азаматыбызның тизрәк уңайлануын телибез”, - ди җырчы. 

Мәгълүм булганча, февраль ахырында Фирдүс үзенең концертлары белән Чаллыга да килергә тиеш. Артистларыбызга исәнлек-саулык һәм уңышлы гастрольләр теләп калабыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес