Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев тагын СВО зонасына барды

«Күңелгә бик авыр», - диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев тагын махсус хәрби операция зонасына барды. Ул хәрбиләргә кирәк-яраклар, күчтәнәчләр таратты.

Өч туганы һәлак булган җирләрдә дә булган.

«Күңелгә бик авыр.  Элек очрашкан егетләребезнең байтагы һәлак булды. Калаган егетләребез исән-сау кайтсыннар иде»,  –  диде ул тамагына төер тыгылган килеш. 

 Җырчы Луганск өлкәсендәге ятим балалар йортына да кереп чыкты. 

«Бу дөньяда чит балалар юк. Балаларга көнкүреш әйберләре, уенчыклар, бүләкләр бирдек. Ярдәмне  Нурлат һәм Әлмәт районнары халкы әзерләде. Балалар киемнәре, уенчыклар, рюкзаклар, аяк киемнәре – барлык кирәк-яраклар алып килдек. Юрганнар, мендәрләр – монда бар әйбер дә бар. Балаларга сез җибәргән әйберләрне тапшырабыз. Тартма-тартма чәкчәкләр, тәм-томнар, конфетлар, печеньелар калдырабыз. Каарагыз әле аларның тырышлыкларын. Төрле спорт ярышларында җиңәләр, кул эшләре белән шөгыльләнәләр», – ди җырчы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гуманитар ярдәм Фирдүс Тямаев СВО #своих не бросаем