Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев колониядә җырлаган

Хәйрия чарасы Менделеевскидагы төзәтү колониясендә булган.

Татарстанның атказанган артисты шушы көннәрдә Менделеевскидагы 10нчы төзәтү колониясендә чыгыш ясаган. Җырчы үзенең төркеме белән үзенең хитларын һәм яңа җырларын башкарган.

«Әйтегезче», «Гомер үтә», «Ялгыз торна» «Нәрсә соң ул бәхет?» кебек тормышчан җырларымны җырладым. Егетләр әти-әниләре, гаиләләренә исән-сау кайтсыннар», – ди Фирдүс үзенең социаль челтәрендә. 

Әлеге учреждение хезмәткәрләре һәм хөкем ителгән кешеләр арасында Фирдүснең иҗатын яратучылар күп булган. Аларга яраткан җырчылары белән фотога төшәргә дә рөхсәт иткәннәр. 

«Мондый чаралар гади концерт кына түгел, ә биредәге кешеләргә нормаль тормышка кайту өчен зур этәргеч тә», – ди колония башлыгы вазифаларын башкаручы Николай Васильев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия Фирдүс Тямаев Колония тоткыннар