Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев үлә язган...

«Бигрәк кабахәт чир», - ди ул.

Бу араларда Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев гел халык арасында булды. Республика көнендә башкаланың Бауман урамында гармунчылар парадын җитәкләде. Аннары концертларда чыгыш ясады. 

Әлмәттә Нефтьчеләр көненә багышланган концерттан соң ул ныклап авырган. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләде. Аның чирләгәне йөзенә чыккан. 

 «Урамда яңа төрле вирус йөри, дигәннәр иде. Үзем дә шул вируска эләктем. Әлмәт концертын көчкә җырлап чыктым, җәмәгать, үләм дип торам. Бигрәк кабәхәт чир булып чыкты. Дарулардан тыш үләнле чәй белән дәваланам. Үзегезне саклагыз, чирләмәгез. Витаминнар ашагыз, хәзер көз, витаминнар күп. Без бит чирләгәч кенә дару, витамин ашый башлыйбыз, алданрак әзерләнмибез», – ди ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

6

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова Фирдус Тямаев