Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаевка носки бүләк иткәннәр

Нигә носки?

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев бер елны Буа Сабан туенда җырлап кына калмыйча, елгага төшеп коенган иде. Быелгы эссе җәйдә ул тагын чыланып алырга булган. Бу юлы Саба районы Явлаштау авылы Сабан туенда өр-яңа концерт киемнәре белән суга сикергән.

Башта шикләнебрәк торган. «Буада сикергәч, исерек дигәннәр иде, бүген мин айнык», – дигән. «Әйдәгез, авылча су кереп алабыз!» – дип, халыкны да үзе белән дәшкән. Ләкин бу юлы җырчыга кушылучылар табылмаган.

Аннары ул Сабан туе концертында шул юеш киемнәрен салмый җырлаган. Шуңа да карамастан ничектер носкиларын югалтырга да өлгергән, күрәсең коенганда төшеп калгандыр инде.

Тик озак та үтми аңа Буадан бер тартма төрле төстәге носки бүләк итеп җибәргәннәр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фирдус Тямаев суга сикергән