Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаевка операция ясаганнар

Операциягә керүен хатынына да, әнисенә дә әйтмәгән.


Татарстанның атказанган артисты  Фирдүс Тямаев хастаханәдә. Ул беркемгә дә әйтмичә, Уфада аягына операция ясаткан.

«Котылдым, дуслар! Ниһаять, Уфада көтелгән операцияне 2,5 сәгать ясадылар. Табибларга, хастаханә хезмәткәрләренә зур рәхмәт.

Әни, ачуланма инде, алдан әйтмәдем. Әйткәч сүгеп тә алдың инде мине. Резедам, ике улым, сезгә дә алдан әйтмәдем, сез дә ачуланмагыз. Күрешербез, Аллаһ теләсә.

Тямай төркеме, сезгә зур рәхмәт. Кичә концерттан соң кисәк кенә әйттем, шокта калдылар...

Бүген бертуган энекәш минем яраткан шоколадларымны алып килде.  Ләйсән дустым, сиңа зур рәхмәт тәмле ашларың өчен. Концерт директорым Альбинага рәхмәт. Төне буе йокламыйча, кара буранда минем белән килде, операция ясаганнарын көтеп торды. Ул әле дә минем янымда.

Алга таба концертларым тагын да «бомбовый» булачак. Барыбыз да исән-сау булыйк.

Иң мөһиме – бурычымны үтәдем, махсус хәрби операциядәге  егетләргә чираттагы гуманитар ярдәмне  озаттык.  Күчтәнәчемне кабул итеп алыгыз, егетләр. Мин сезне просто люблю и все!» – ди  Фирдүс үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Ярдәмгә мохтаҗларга даими игелек кылучы җырчының аягына ясалган икенче операция (2 ел элек шул аягына Германиядә операция ясаган иделәр) уңышлы булсын. Фирдүс терелеп, озак еллар тамашачысын сөендереп яшәсен!

Фотолар социаль челтәрдән алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

7

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Илсөя Бәдретдинова Гүзәл Уразова Шоубизнес Руслан КИРАМУТДИНОВ Фирдус Тямаев