Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Флорист: 8нче мартка яз чәчәкләрен бүләк итегез!

Бүгенге көндә ашык-пошык җир асты кичү юлында чәчәк сатып алу урынына шәһәрдәшләр башка вариантларга өстенлек бирә. Бәйләмнәр сайлау, аларны җыю – үзе бер сәнгать. Хәер, хәзер кечкенә кибет, киосклар урынын яңа төрле иркен студияләр яулый. Флорист Гөлназ Хөснетдинова бәйләмнәр шатлык китерсен өчен аларны дөрес җыю, дөрес итеп сайлау – мөһим, ди. Әлегә бу сәнгатьне күпчелек флористлар үзләштереп кенә килә. Ә Гөлназ исә бу өлкәгә күңел кушуы буенча кереп киткән. Шәһәрдәшебез бәйрәм алдыннан букет сайларга, чәчәкләрне озак сакларга өйрәтте.

– Гөлназ, син флористика белән күптәннән шөгыльләнәсеңме?

– Өч еллап мин чәчәкләр дөньясында кайныйм. Кунакка барганда кибеттән әзер букет алмый идем. Ошамый иде. Үзем теләгән чәчәкләрне сайлап, шулардан җыйдыра идем. Хәтта төргәннәренә кадәр карап, өйрәтеп торган чаклар булды. Дөрес, белемем юк иде, әмма күңелем кушканча җыйдыра идем. Аннары дуслар, якыннар матур букет җыеп бирүемне сорый башлады. Мин әле чәчәкләрне күпләп сатып алмый идем. Берәмләп кибетләрдән җыеп, төп эш урынымда «өстәл астында» җыеп бирә идем. Аннан күпләп сатып ала башладым. Казандагы флористлар мәктәбен тәмамлап, флорист белгечен алдым. 

– Син хәзер кибет кенә түгел, ә студия хуҗасы. Алар ни белән аерыла. 

– Минем матур бер урын оештырасы килде. Шуңа күрә аерым концепция булдырдым. Бизнес өч юнәлештә эшли. Беренчесе – әлбәттә, сату. Икенчесе – укыту. Минем үзем белгәннәр белән бүлешәсе килә. Бик теләп флористларны укытам. Өченчесе – хатын-кызларны ял иттерәсе килә. Алар, тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп торып, чәчәкләр янында ял итсен иде. Шуңа төрле мастер-класслар оештырабыз. 

– Якынлашып килүче 8 Март бәйрәменә нинди чәчәкләр кайтардың?

– Беренче урында – лаләләр. Язын күбрәк гиацинт, мимоза, нәркизләр, ирислар бүләк итәләр. Сезон дигән төшенчә дә бар бит әле. Яз көне менә шул чәчәкләр вакыты инде. Ә хризантемалар, розалар авыррак сатыла. Аларын җыелма букетларга кушып җибәрергә була. 

– Чәчәкләрне ничек дөрес итеп сайларга? Кемгә ниндине туры китереп бүләк итәргә киңәш бирер идең?

– Мин хәзер чәчәк телен беләм дисәм дә ярый инде. Аларны сайлаганда, яшькә игътибар бирергә кирәк. Мисал өчен, өлкәнрәкләргә карарга җиңел булсын өчен хризантемалар туры килә. Аларның суын да еш алмаштырасы түгел, озак торалар. Хәзер «инстаграм чәчәкләре» дигән төшенчә барлыкка килде. Бу – букетларны фотога төшереп, социаль челтәргә куярлык булырга тиеш дигән сүз. Сатып алучылар да, интернеттан карап, үзләренә кирәкле букетны сайлый. Элеккеге кебек ялтыравык сипкән чәчәкләр, катлы төргәкләр – модада түгел. Хәзер – гадилек модада. Һәтта төргәк сайлаганда да крафт кәгазе популяр. 

– Мода дигәннән, хәзер гадәти булмаган чәчәкләрне очратырга мөмкин. Ассортимент та зур...

– Кайчандыр бакчада үскән пионнар модага кереп китте. Алар бик матур тора. Ранункулюс дигән чәчәкләр дә популярлаша. Боларны, әлбәттә, җир асты кичүендә табып булмый. Алар бутикларда, студияләрдә бар. Яки заказга кайтартыла. Алар кыйммәтрәк, әмма букетка берничәне генә кушып җибәрсәң дә, купшылык өстиләр. 

– Букетны суга ничек дөрес итеп утыртырга? Төргәк беләнме, яки салдырыпмы?

– Ничек тә ярый. Букетның итәген күтәреп, вазага шул килеш утыртсаң да ярый. Төргәген салдырырга да мөмкин. Кемгә ничек ошый. Әмма чәчәкләрнең сабакларын чистартырга кирәк. Бары тик чәчәк кенә калсын, яфраклар суны гына эчеп ятачак. Шуңа букет та тиз кибәчәк.

– Хәзер интернетта да төрле киңәшләр күп. Кемдер вазадагы суга аспирин, белизна салырга куша. Чәчәкләрнең гомерен ничек озайтып була?

– Әйтеп үткәнемчә, иң мөһиме – сабакларын чистарту. Аннары 3 көн саен сабакларын янлатып 1-1,5 сантиметр озынлыкта кисеп торырга кирәк. Аспириннар да салып караган булды. Әмма иң яхшысы – флористлар куллана торган махсус катнашма. Без сыегын салабыз. Ә клиентларга букет сатканда порошок кебеген бүләк итеп бирәм. Бу катнашманы салгач, беренче өч көнне чәчәкләрнең суын алмаштырмасаң да ярый. Аннан көн саен алмаштырасы була. 

Әңгәмәдәш – Гүзәл Шиһапова. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев