Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Флүрә Талипова: “Машинам булса да, таксида килдем”

Җырчы, композитор Флүрә Талипова ни өчен машина йөртмәвен әйтте.

– Машина йөртү балачактагы хыялым иде. “Кем буласың?” дип сораганда да “Шофер булам” дия идем. Соң гына булса ул хыялым тормышка ашты, машина алдым, правага укыдым. Тик йөртә башлагач, авариягә очрадым. Шуннан машинага карата күңел халәтем үзгәрде дә куйды. Руль артында бик игътибарлы булырга кирәк, ә минем башымда йөз төрле уй. Машина йөрткәндәге киеренкелек миңа комачаулый. Шуңа күрә ишегалдында машина тора, ә мин такси белән килдем. Ниндидер курку калды бугай. Мин ул куркуны җиңә торган кеше. 
“Шәһри Чаллы” газетасының ВКонтакте төркемендә баручы “Йолдызлы мизгел” проекты кысаларында Флүрә Талипова иҗаты һәм тормышы турындагы күп кенә кызыклы сорауларга җавап бирде. Әңгәмәнең тулы вариантын тиздән сайтыбыздан укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев