Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

"Гашыйклар көне" турында кызыклы фактлар тәкъдим итәбез

"Гашыйклар көне" (яки Изге Вәли) бөтен дөнья буенча 14 февраль көнне билгеләп үтелә.

* Бу көнне дөньяда 50 миллиардтан артык роза сатыла.
* Бу көнне хатын-кызлар ирләргә караганда 2 тапкыр азрак акча тота.
* Иң беренче "валентинка" герцог Чарльз Орлеанский тарафыннан 1415 елда ясалган.
* Иң күп сатылучы бүләк - шоколад һәм төрле кәнфитләр.
* Иран һәм Согуд Гарәбстанында бу бәйрәмне бәйрәм итү тыелган.
* Франциядә бу көнне бер-береңә шигырьләр бүләк итү йоласы яши. Ә хәзерге вакытта асылташлар бирү киң таралган.
* Бу бәйрәмдә 15% хатын-кыз үз-үзенә чәчәкләр бүләк итә.
* 85% "валентинка"ларны нәкъ менә хатын-кызлар сатып ала.
* Япониядә татлы ризыклар, эчке кием һәм бизәнү әйберләре бүләк итәләр.
* Даруханәләрдә бу көнне "йөклелекне тикшерү тестлары" күп сатыла икән.
* Германиядә яраткан кешеңнең исемен язып, суган утырту йоласы бар.
* Уэльста 14 февральдә йөрәкләр төшерелгән агач кашыклар бүләк итәләр.
* Беренче котлау хатлары 15 гасырда Франциядә барлыкка килә.
* Узган гасырның 90нчы елларыннан әлеге бәйрәмне Россиядә дә билгеләп үтәләр.
* Данияда бу көнне кипкән ак чәчәкләр бүләк итәләр.
* 2010 елда бу көнне Мехикода массакүләм үбешү буенча рекорд куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев