Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллина: "Рөстәмне очратканчы, мәхббәттән нык иза чиккән идем"

Мәхәббәт ул – изге хис. Гашыйк булган кешедә тормышка, иҗатка дәрт кабына. Бу кичерешләр кешене салкын судан алып, кайнар утка сала. Үзем, Рөстәмне очратканчы, мәхббәттән нык иза чиккән идем. Казанда 16нчы моторлар төзү заводында урыс егете үзенә гашыйк иткән иде.

Мин Аллаһтан: «Акыллы, тәртипле егет белән таныштыр», –  дип сорый идем. Ул вакытта байлык, акча турында уйлау юк иде бит. Аллаһы Тәгалә мине ишетте, юлыма Рөстәмне китереп чыгарды. Чыннан да, ул тәртипле, тырыш кеше булды. 
Без дуслашып йөри башлагач, 102 яшьлек әбиебез: «Рөстәм сине яратып йөри. Аңа кияүгә чыкмасаң бәхетсез булырсың», – дигән фикерен әйтте. Тормыш күргән өлкән кешеләрнең киңәшен тотып, мәхәббәтебезне никах белән ныгытып, без гаилә кордык. 23 ел матур гына яшәгәннән соң, Рөстәм чирләп, бакыйлыкка күчте. Тормышының соңгы минутларына кадәр бергә булдык. Бер кыз үстердек.
Бәхетле гаиләдә, мәхәббәткә тугры булып яшәүнең сере – бер-береңне хөрмәт итү һәм икеңне берләштерә торган рухи якынлык булудыр ул. Мәхәббәттән тыш, Рөстәм белән мине җыр, музыка берләштерде. Оста музыкант булуы өстенә ул талантлы һәм җаваплы композитор да иде. Ул  җырлар язды, ә мин аларны тамашачыларга җиткердем. Шагыйрә Шәрига Таһирова сүзләренә язылган «Бәллүр чишмә» җырыннан башланган иҗатыбыз нәтиҗәле булды. 
Әйе, Рөстәм татар халкына бик күп моңлы, мәгънәле җырлар калдырып китте. Без кызым Лилия белән аның исемен мәңгеләштерү буенча эшлибез. Аның җырларын тамашачыларга җиткерәбез. Бу эшкә тавышлары, моңнары туры килә торган, Рөстәм хөрмәт иткән артистларны да җәлеп итәбез. 
Кызыбыз Лилия дә җыр сәнгатен юлдаш итте, аның үз стиле, үз юлы, үзенең тамашачысы бар. Без кызым белән дуслар.  Ул миңа өч тапкыр әби булу бәхете бүләк итте. Оныкларыбызны бергәләп мәхәббәттә үстереп, шатлыклы мизгелләрен күреп яшәргә Аллаһ насыйп итсен. 

Гөлдания Хәйруллина,

Татарстанның атказанган артисты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев