Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Гөлдания Хәйруллина: «Дулкынлануым көчле булды, әмма...»

Җырчы җитди чарада катнашуы турында сөйләде.

Чаллының «КАМАЗ» мәдәният сараенда «Ел хатын- кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы-2026» республика бәйгесенең шәһәр этабы узды. Анда төрле өлкәләрдә эшләүче, төрле һөнәр ияләре – барлыгы 31 кеше катнашты. Конкурсантлар арасында Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина да бар иде. 
Яраткан җырчыбыз белән әлеге чара турында сөйләшеп алдык.
Гөлдания ханымны бу бәйгегә Чаллының мәдәният идарәсе тәкъдим иткән. 
– Бу бик җаваплы чара. Шуңа күрә ярдәмгә профессионалларны чакырдым. Безгә үзеңне тәкъдим итү өчен 3 минутлык видеоролик әзерләргә кирәк иде.  Үземнең нинди һөнәрләр белүемне дәлилләгән фотоларымны,  аларга исем асты  язып шагыйрә, режиссер Зөләйха Минһаҗевага җибәрдем. Ул сценарий язды. Ришат Шәйхетдинов музыкасын язды, үзем тавышымны яздырдым. Шулардан музыкант һәм аранжировка остасы Фәнис Шакиров видео ясап бирде. Визит карточкамны жюри да, залга килгән тамашачылар да җылы кабул иттеләр. «Болгар» бию театры артистлары белән бергә Флүрә Шәрипова шигыренә Гүзәлия язган «Яшиселәр җирдә бар әле» дигән җырымны башкардым. Аны да үземнең генә түгел, тагын 31 конкурсантның җанатары да җылы кабул итте. Алкышладылар, сызгырдылар. Бик дулкынланган идем, әмма тамашачыларымның чыгышымны җылы кабул итүе күңелемә рәхәтлек бирде. Аннары фотоларны кызыма җибәргән идем. Ул да: «Афәрин» диде, – диде ул.


Гөлдания Хәйруллина өчен «Эврика» мәдәният үзәге коллективы җан аткан. Җырчы биредә 30 елдан артык хезмәт куя.
Гөлдания әлеге мәртәбәле бәйгедә «Хатын-кыз мәдәният һәм рухият» номинациясендә җиңде.
«Мин Минтимер Шәймиев президент булган вакытта әлеге бәйгедә катнашкан идем. Ул чакта Баулыда гастрольдә идек. Бик буранлы көн иде. Баулыны әллә ничә тапкыр әйләндек, ул елны Казанга барып җитә алмаган идем. Бу юлы ТР Рәисе үткәрә торган бәйрәмгә Казанга барырмын дип өметләнәм», – диде җырчы.
Ул бәйгенең югары дәрәҗәдә оештырылуын да билгеләп үтте. «Режиссер «КАМАЗ» мәдәният сарае директоры Динара Динушева программаны тирәнтен уйлап эшләгән. Бәйгедә махсус хәрби операциядә катнашучылар да, волонтерлар да, күпбалалы әниләр дә катнашты. Нәтиҗәдә бай эчтәлекле, мәгънәле чара килеп чыкты», – дип белдерде ул. 
Фотолар Гөлдания Хәйруллинадан алынды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гөлдания Хәйруллина ТР Рәисе Лилия Хәйруллина Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар СВО ветераны Фәнис Шакиров Ел хатын-кызы