Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова кияүгә чыга?

Җырчы чит ил кешесенең аңа йөзек кидергәнен күрсәтте.

Җырчы, автор-башкаручы Гөлнара Тимерҗанова күптән түгел Тайландта ялда булды. Аннан ул үзенең социаль челтәрләрендә фотолар белән бүлеште. Берсендә зәркан кибетендә аңа чит ил кешесенең йөзек кидереп торганы да бар. Җырчы белән элемтәгә чыгып, әлеге күренеш турында сораштык.

"Күпләрдә сораулар уятты ул. Мине ярәшүем белән котлаучылар да шактый булды. Бу фото шундый резонанс алыр дип күз алдына да китермәдем. Кызым белән шәһәр буйлап йөргәндә бер зәркан кибетенә кереп чыгарга булдык. Сатучы сезне фотога төшерик әле, дип сорады. Мин аны-моны уйлап тормый ризалаштым", - ди Гөлнара Тимерҗанова. 

Сүз уңаеннан, 29 май көнне Гөлнара Тимерҗанованың туган көне иде. "Туган көнемне өйдә үткәрәсем килде. Шуңа кичә Казанга кайтып җиттек. Әнием җибәргән казны пешереп якыннарымны сыйладым", - диде җырчы.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев