Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлнара Тимерҗанова: «Кияүгә чыгарга тәкъдим ясадылар»

Җырчы аптырашта.

Гөлнара Тимерҗанова үзеннән шактый гына яшь егетләрдән хатлар килүе, күрешергә, хәтта кияүгә чыгарга тәкъдим ясаулары турында сөйләде.

"Ул гына да түгел, ватсапка да язалар. Кайдан телефон номерымны табалар икән? Шаккатмалы", - ди ул.  

Исегезгә төшерәбез, берничә ел элек җырчы икенче ире белән аерылышты. Шуңа да карамастан һаман суд юлларын таптый. Йортның балага тиешле өлешен бирмәс өчен ниләр генә кыланмый, ди җырчы. 

Сүз уңаеннан, ул Гөлнара ханымнан 7 яшькә яшьрәк. Аларның уртак кызлары Айзифа үсеп килә. Гөлнара ханымның олы улы Иделгә 24 яшь. 

"Гомумән кияүгә чыгасым килми. Нигә кирәк ул миңа? Тагын кемнеңдер көенә керергә, аны көйләп яшәргә бер теләгем дә юк", - ди җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев