Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гөлназ Сәфәрова: «Күңелгә бик авыр көн булды»

Танылган алып баручы Гөлназ Сәфәрова Казанның мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә барган, биредә аларга кайнар ризык бүлеп торган.

– Авыр көн булды. Күңелгә авыр. Катлаулы хәлдә калган кешеләрнең моңсу күзләренә карау бик авыр. Кайсысы бик олы яшьтә һәм авыру, көчкә генә йөри, акчалары җитми, инвалидлар да бар. Начар ишетәләр, начар күрәләр, араларында йортсыз калганнар да бар. Адәм балалары...

Ашарга бүлгәндә тормышлары турында сораштырырга тырыштым, кайсы яклардан, кем белән ничек яшәүләрен дә сөйләүчеләр булды, кайберләре дәшмичә, уңайсызланып, карашларын аска төшерә. Һәркайсы «рәхмәт-рәхмәт» дип кабатлый. Авыр хәлдә калган мохтаҗларга һәркем ярдәм кулы суза ала. Мохтаҗларга ярдәм итү үзәгендә киемнәр дә кабул итәләр, – дип язган алып баручы социаль челтәрләрдә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев