Гүзәл Уразова: «Еламый дип табибка да бардык!»
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова олы кызы Эллариның кечкенә вакытларын искә төшереп язган.
– Эллари безнең кечкенәдән иң тыныч бала булды. Хәтердә, без аны хәтта табибка алып барган идек. Бала еламый дип... Табиб кычкырып көлде дә: «Шатланыгыз, еламагач әйбәт бит инде ул!» – диде. – Һәрвакыт кичке 9да йоклап китә иде дә, иртән 8дә тора иде. Төнлә уянганганын да хәтерләмим. Ерак юлга машина белән чыксак, 7-8 сәгать йоклап кайта иде. Тагын бер кызык әйбер: авыр әйберләр күтәрә иде кызыбыз. Урындыклар, авыр сумка, әтисенең гантельләрен... Балалар бакчасында үзеннән дә зур балаларны күтәреп йөртә иде, – дип яза җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев