Гүзәл Уразова нәни кызның хыялын тормышка ашырды
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразова нәни кызның хыялын тормышка ашырды

Әби-бабасы тәрбиясендә үсүче Аняны үзләренә кунакка алып кайтты.

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова гастроль турын дәвам итә. Җырчы берниче көн Уфада концерт куйды. Бер концертында Аня исемле кыз Гүзәлгә һәм төркемдәге барлык артистларга чәчәк бүләк итте.

Соңрак Гүзәл Уразова Аняның әби-бабасы белән тәрбияләнүен, кызчыкның сөйләшергә яратуын  әйтте.

Аня җырчыны әниләр көне белән дә котлаган.

Ул Казанга барырга, Ариана белән танышырга хыялланган. Хәкимовлар гаиләсе аның бу хыялын тормышка ашырды.

"Өч көн ял безнең, Аня белән әбисен үзебезгә кунакка алып кайттык. Арианна белән уйныйлар. Казанның күңелле урыннарына, аквапаркка алып барабыз, ресторанда сыйлыйбыз. Кибетләргә алып барабыз, Аняга теләгән әйберләрен алып бирәбез. Аннары бергәләп Башкортостанга китәбез", - ди җырчы кунак кызы турында.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бала ана капиталы Гүзәл Уразова Шоубизнес Илдар Хәкимов

Нет комментариев