Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Гүзәл Уразованың югалган сәхнә күлмәге табылган

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразованың Туймазыдагы концерты вакытында матур кара күлмәген югалтуы турында язган идек.

Күлмәкне эзләмәгән урын калмавын, хәтта чүплекләрне дә тикшереп чыгуларын язган иде җырчы.
Гүзәл Уразова ике көн эчендә Оренбургта, көне-төне тегүче янында басып торып, шундый ук күлмәкне тектереп, гастрольләрен дәвам иткән иде. Тик бер атнадан шул күлмәк табылган!

– Минем югалган күлмәк турында Туймазы мәдәният йортыннан Әлфия Газимовна хәбәр итте. Мин инде бу күлмәкнең югалуын да кабул иткән идем. Яңадан тагын сөендем инде. Рәхмәт яусын тапкан кешеләргә», – дип язган җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев