Гүзәл Уразова Хәния Фәрхи белән соңгы тапкыр сөйләшкән көнен искә алды - ВИДЕО
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова Хәния Фәрхинең туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районында булган.
- Соңгы тапкыр Хәния апа миңа шалтыратканда: "Гүзәл сәлам, хәлләрегез ничек, кайларда йөрисез? Эх, күрешергә иде, күрешеп булмый инде", - диде. "Хәния апа, нишләп алай дисең, күрешәбез әле, Алла бирса!" - дидем.
"Мин бит сезне яратам, кунакка килегез әле! Рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз", - дип кунакка чакырды.
Озак сөйләштек без аның белән. Күңелендә булганын сөйләде миңа.
Хушлашу шалтыратуы булгандыр, күрәсең... Урының оҗмах түрәләрендә булсын, Хәния апа! Син мәңге безнең йөрәкләрдә! - дип искә ала Гүзәл Уразова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев