Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илфир Искәндәров: «Әниләр турында соңгы җырым, дип сорагач кына Вадим Захаровка аны бирергә булдым»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров әниләр турында яңа җырын тәкъдим итте.

Күптән түгел Татарстанның халык артисты Вадим Захаров әниләр турында яңа җырын тәкъдим итте. Аны күпләр баянчы һәм автор башкаручы Илфир Искәндәров башкарунда да ишеткәне булгандыр. Ул аны Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар төркемендә эшләгәндә концертларда башкара иде. Ул гына да түгел, Илфир Искәндәров әлеге  җырның көй авторы да. Бу уңайдан үзе белән сөйләшеп алдык. 

"Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлагач, Саба районы Шәмәрдан авылы клубында эшләдем. Шунда бик күп еллар, ялгышмасам 45 еллап сәхнәдә концертлар алып барган, бик матур итеп җырлаучы һәм биюче Наилә апа Булатова белән таныштым. Олы яшьтә булуына карамастан ул бик актив иде, миңа бик ярдәм итте. Аңа бик рәхмәтлемен. Үзенең ризыгыннан - чәеннән, коймагыннан бер дә калдырмады. Шул елларда Шәмәрдан турында бер җыр яздым, ул аның гимнына әйләнде дисәм дә ялгыш булмас. Шулчак, Наилә апа минем янга килде дә: "Әнием турында язылган шигырь бар, җыр язып булмасмы", - диде. Алып укыдым да, шул утырган җиремнән баянда көен дә язып куйдым. Бик җылы, матур җыр булды ул. Күп еллар үзем җырлап йөрдем,"- дип уртаклашты автор-башкаручы.

Әлеге җырны тагын бер танылган артист сорап алган булган.

"Үзе сорап алса да, нишләптер эшләп чыгара алмады. Аннан соң миңа Вадим Захаров мөрәҗәгать итте. Үзем җырлагач бик бирәсем килмәсә дә, "әниләр турында соңгы җырым" дигәч ризалаштым. Алды да, халыкка да чыгарды! Наилә апага хәбәр иттем. Кызганычка каршы ул инде дүрт еллап урын өстендә. Паралич сукты. Хәзер кызында Мәскәүдә гомер кичерә. Сөйләшә алмаса да әле үз аңында. Сөйләгәннәрне ишетеп аңлап тора, ди кызы. Шунсын әйтәсем килә, мәҗлесләрдә бик сорыйлар миннән ул җырны. Елый-елый тыңлыйлар. Сорагач җырлыйм. Туганнар әйтә, әни исән чакта җырла әле, аннары авыр булыр, диләр... "

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев