Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Азат Абитов Илмира Нәгыймовага үпкәләгән

Ул студиядә популяр җырчы Лилия Хәмитованың хитын яздырган.

Татар эстрадасында күренекле җырчыларның хит җырларын алып җырлау популярлашып китте. 

 Илсөя Бәдретдинованың Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның «Бер вакыт кына» җырын алуы турында язган идек инде.

Инде үзенчәлекле тавышлы, моңлы җырчыбыз Лилия Хәмитова репертуарындагы "Мәхәббәт шушыдыр" җырын яшь җырчылар бүлешә башлады. Сәбәбе әлеге хит җырның һаман да халык арасында популяр булуында. 

"Мәхәббәт шушыдыр" җырын кем генә башкарса да, Лилия Хәмитова кебек "тәмле" итеп җырламый инде. Бу бәхәссез.

Күптән түгел бу җырны Гөлсирин Абдуллина белән Азат Абитов яздырды. 

"Гөлсирин белән Азат бу җырымны миннән сорадылар. Җырның авторы Оскар Усманов белән киңәшеп, җырны аларга бирдем. Әмма беренче башкарган җырчының җырын репертуарга алуны хуплап бетермим, чөнки җырны яздыру, халыкка чыгару өчен күңелеңне, җаныңны, энергияңне бирәсең. Җыр ул җырчының баласы кебек кадерле. Җыр бирү - үз балаңны биргән кебек була", - диде Лилия Хәмитова "Мәхәббәт шушыдыр" җырының Гөлсирин Абдуллина һәм Азат Абитов репертуарына керү тарихы турында.

Кичә шул җырны Илмира Нәгыймова яздырып, берни аңлатмыйча социаль челтәрдәге битенә куйды. 

Моңа Азат Абитов бик борчылган. Ул видео яздырып социаль челтәрләргә таратты. 

"Бу җырны без күптән түгел генә чыгардык. 1-2 ел көтеп торып була иде. Илмира Нәгыймованың безнең арттан ук "Мәхәббәт шушыдыр" җырын чыгаруын аңламадым.

Хөрмәтсезлек. Илмира  урынында булсам, мин алай эшләмәс идем. Җырны студиядә яздыргач ул аны репертуарына аладыр инде", – диде Азат.

Без "Мәхәббәт шушыдыр" җырын беренче булып башкарган, аны хитка әйләндергән Лилия Хәмитова белән элемтәгә кердек. 

- Миңа популяр телевидение каналыннан: "Яңа тапшыру төшерәбез. Төрле яшьтәге ике артист үзләренең хитларын һәм бер-берсенең бер җырын башкаралар. Сез катнаша алсагыз яхшы булыр иде", - дигән тәкъдим белән чыктылар. Илмира Нәгыймова "Мәхәббәт шушыдыр" җырын шул тапшыру өчен генә яздыргандыр дип уйлыйм, чөнки концертларда җырлау өчен авторлардан ризалык алырга кирәк. Бу тапшыруда безгә җырларны сайлау мөмкинлеге бирелде. Мин Илмира репертуарындагы "Сары розалар" җырын сайладым, - диде ул. 

Димәк, тиздән кызыклы яңа тапшыру карый алачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лилия Хәмитова Азат Абитов Ильмира НАГИМОВА Оскар Усманов