Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймова балаларын алып чит илгә киткән

Бөтенләйгәме әллә ялга гынамы ?

Ильмира Нәгыймова балалары белән чираттагы ялга очкан. Җырчы бу юлы Дубайда ял итә. Алай гына түгел, диңгез буенда купальниктан төшкән фотолары белән дусларын кызыктырып, хейтерларын котыртып ята.

Кара төстәге купальник өстеннән челтәрле туника киеп төшкән фотосын куеп, Нәгыймова: “Хейтерлар, фас”, – дип үзе үк язып куйган. Алар исә шундук комментарийлар язып калдырган. 

“Бер дә килешми инде ике бала әнисенә. Бөтен җирен шулай күрсәтеп куярга ярыймы? ”; "Синдә генә булды инде ботлар”; “Ай, татар кызлары чишенә башлады. Кайда әдәп? ” –  дип язганнар алар. 

Андыйларга Ильмира: “Ялда тун киеп йөрмиләр инде”, – дип кыска гына җавап кайтарган, 

Хейтерлар өчен махсус куелган фотолар булса да, Ильмирага сокланучылар да бик күп булган. “Талант һәм матурлык кушылган биредә. Фигураң – ут. Спортзалда тәүлек буе ятып та, мондый нәтиҗәгә ирешеп булмаска мөмкин. Уңган кыз”, – дип язганнар аңа. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес

2
X